Архив за день: 03.10.2018

02.10.2018. 01 октябрь – Өлкәннәр көне.

1 октябрь көнне Этәй авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Гомерләр үза” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында район Администрациясыннан совет секретаре И.В.Никифоров өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте!

День пожилых людей в деревне Буралы!
Мероприятие красиво организовала заведующая клубом Гильмиева Ф.
Большое спасибо спонсорам Шарипову И. и Шамратову Р. за праздничный стол.
Желаем всем доброго здоровья и семейного благополучия !

30 октябрь көнне Теләпән авыл клубында “Өлкәннәр” көне билгеләп үтелде.Кадерле әбиләребез һәм бабаларыбыз, сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз . Сезгә нык сәламәтлек, кояшлы һәм шатлыклы көннәр, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә бәхетле картлык кичерүегезне телибез!Бу бәйрәмне оештырган Ильдар Гарифуллинга,мәктәп һәм детсад эшчеләренә зур итеп рәхмәт.Аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә Теләпән авылының өч магазин хуҗаларына, алар һәр үткән бәйрәмдә ярдәм итәләр!