25.03.2018 г. День работников культуры.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләребез :
Ильдар Илусович , Сария Нигматьяновна, Фәнзилә Мәснәвиевна!!!

Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә. Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Күзгә күренми һәм тоемлау да мөмкин булмаган ниндидер көч аша әлеге хезмәт милләтләр берлеген тәэмин итә, шул ук вакытта шәхси үзенчәлекләрне саклап калуга да булыша, безне үзенә бер төрле итә. Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телим. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз авылдашларыбыз,райондашларыбыз күңелендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанам!