Этәй авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хуснутдинов Гиләзетдин Газетдин улының күркәм бәйрәме . Аңа 98 яшь тулды. Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булдыгыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне с орамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен. Сезгә сәләмәтлек , тазалык телибез, 100 яшегезнедә шулай биргәләп үткәрергә язсын.