Архив за день: 17.08.2017

Юбиляр түрне бизәр

Этәй авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хуснутдинов Гиләзетдин Газетдин улының күркәм бәйрәме. Аңа 95 яшь тулды. Үз гомерегездә Сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергәнсез. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен. Сезгә сәламәтлек, тазалык телибез, 100 яшегезнедә шулай бергәләп үткәрергә язсын.