Архив за день: 25.05.2018

25.05.2018 ел. Соңгы кыңгырау.

24 май көнне Этәй авылының мәктәбендә 9 класс укучылар өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Шушы минуттан алып, алар өчен мөстәкыйль, зур тормыш башлана. Дөрес, әле алда имтиханнары, һөнәр сайлау, киләчәк язмышны билгеләү тора. Боларның һәммәсен дә уңышлы башкарырсыз, лаеклы шәхесләр, яхшы кешеләр булырсыз дип ышанабыз. Үзегез укып чыккан белем йортын, укытучыларны һәм сыйныфташларыгызны онытмагыз, элемтәдә булыгыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз!!!