Дамир Хәсәнов крестьян-фермер хужалыгы районда уңышлы эшли, киләчәккә ышаныч белән карый, зур планнар кора.
Житәкче Дамир Хәсәнов 2006 елда үз эшен башлап жибәрә. Башта ул ит житештерүгә нигезләнеп, Түбән Череккүл авылында дуңгызчылык белән шөгельләнә.2008 елдан басучылык тармагына өстенлек бирә. Тәүдә хужалык эшчәнлеген 180гектар мәйданда алып бара һәм аны елдан-ел арттыра. Шул рәвешле, Этәй авыл советы авыл биләмәсе территориясендәге 100 гектар жир өстәлеп, бүгенге көндә аның карамагында 590 га сөренте жир исәпләнә. Әйтергә кирәк, мөһим кампанияләрне үз көчләре беоән башкару өчен хужалыкта житәрлек техника тупланган – берәр “МТЗ – 12.21”, “МТЗ – 82”, “МТЗ – 892” тракторлары, чәчү,жир эшкәртү агрегатлары,барлык тиешле корылмалары белән ике “Енисей” комбайны,бер “ЗИЛ – 130” автомашинасы бар. Быел хужалык хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен оешканлык белән алып барып, ул – тәмамлану алдында. Әлеге вакытта 200 га мәйданда арпаның – Белгородский, 150 га бодайның Экада – 70 сортлары жир куенына салынган. Аны механизатор Хәлим Хәкимов “МТЗ – 892” тракторына тагылган “СЗ – 5.4” чәчкече белән башкарып чыккан. Әйтергә кирәк, авыл уңганы 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр биредә намуслы хезмәт сала. Жирне культивацияләүдә – Рафаэль Мөдәрисов (“МТЗ – 12.21”), кәтүкләүдә Рәмил Сафиуллин (“МТЗ – 82”) өлгерлек күрсәткән. Орлыкны водитель Марат Кәбиров үзе хезмәтләндергән “ЗИЛ – 130” автомашинасында ташып торган. 115 га мәйдан пар жиренә калдырылып, анда көздән ужым культуралары чәчү планлаштырыла.
Дамир Хәсәнов 2014 елда янә терлекчелек тармагы белән дә шөгельләнә башлый. Башта үз средствосына 75 баш малга исәпләнгән яңа торак төзи. Арытаба БР Авыл хужалыгы министрлыгы ярдәме белән 1 млн.700 мең сум грантка ия була һәм ул акчага Дүртөйле районы “Чишмә” нәсел заводыннан таналар сатып ала. Бүген хужалыкта барлыгы 110 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 50се – савым сыеры. Мал тораклары – якты, чиста, ферма территориясе коймалар белән әйләндерелеп, тирә-ягына юкә агачы утыртылган. Әлеге вакытта көн саен 6,9 центнер сөт “Илишмолоко” жәмгыятенә тапшырыла. Савучылар Әлфия Фәтхлисламова һәм Римма Кәбирова үз эшләренә жаваплы карап, барлык технологияне төгәл үти. Хәзер сыер маллары көтүлекләргә чыгарылган. Көтүче Илфас Сабиров сөт житештерүгә лаеклы өлешен кертә, малларны тукландыруга ныклы игътибар бирә. Савымны арттыру максатында рационга, һәр баш сыерга 4 кг исәбеннән, фураж кертелә.
Әлеге вакытта фермада ремонт эшләре киң жәелдерелеп, стеналар агартыла, буяла, улаклар, тирес чыгару агрегатлар төзәтелә. Аны ремонтчылар Альберт Хәмидуллин белән Максим Андреев сыйфатлы итеп башкара.
Резеда Илүс кызы тормыш иптәше Дамир Хәсәновның кыклы терәге, таянычы булып тора. Ул елның-елына хужалык эшчеләрен кайнар аш белән сыйлый.
Хөкүмәттән алган грант бик тоемлы ярдәм булды. Безгә, фермаларга, дәүләт тарафыннан игътибар булуы киләчәккә өмет уята, беләккә көч өсти, шуңа күрә дәртләнеп, алдыбызга яңа максатлар куеп эшлибе:з. Моның өчен БР Авыл хужалыгы министрлыгына, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, авыл хужалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәдимуллинга, шулай ук тырышып эшләүче КФХ хезмәтчәннәренә – зур рәхмәтлемен. Киләчәктә дә авырлыклар алдында баш имэбез, уңышлы эшчәнлек алып барырбыз, дип ышанам – ди житәкче Дамир Рәвил улы.