Булдыклы житәкче эшчәнлеген төрләндерә бара

Этәй авыл советы авыл биләмәсендә урнашкан Альберт Рамазановның крестьян-фермер хужалыгы күптән инде танылу алып, районда иң уңышлы һәм табышлы эшләүче хужалыклардан санала.
КФХ басучылык һәм терлекчелек тармаклары буенча махсуслашкан. Фермер иген һәм мал азыгы культуралары үстерә, алдынгы технологияләр куллану, жиргә хужаларча караш булдыру нәтижәсендә мул уңәш ала. Хужалыкның 341 гектар сөренте жире булып,агымдагы елда 100 га – арпа, 114 га – бодай, 100 га – карабодай, 27 га люпин чәчәргә планлаштырыла. Житәрлек күләмдә орлык тупланып, жирләр көздән үк сөрелгән. Монда, әлбәттә,хужалыкның техник потенциалының ныклы булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Соңгы чорда ул чәчкеч, чапкычлар, икешәр “МТЗ – 82”, “МТЗ – 1221”, “К – 701”, тракторлары, “ЗИЛ” автомашинасы, узган елда “ДОН – 1500Б” комбайны белән тулыланган. Бер “СЗ – 3,6” чәчкече булса, быел “Омичка” чәчкечен алу күзаллана. Шул рәвешле,басу эшләренә читтән техника жәлеп ителмәячәк. Язгы-көзге басу эшләрендә механизаторлар Идгиз Габдуллин, Айдар Габдрахманов, Вәсил Сәлимов, водитель Фидан Йосыпов, эретеп ябыштыручы Нәфис Миңкәев сынатмый, тырышып эшли.
Хужалыктан ит житештерүгә нигезләнеп, фермаларында әлегә кадәр700 баш дуңгыз асралса, әлеге вакытта алар – 195 баш. Бу инде соңгы елларда төрле куркыныч, йогышлы чирләрнең таралуы, иткә хакның очсыз булуы белән аңлатыла. Житәкче Альберт Флүт улы сүзләренә караганда, әкеренләп хужалык мөгезле эре терлек асрауга күчәчәк. Моның өчен Свердловский өлкәсеннән 100 тана сатып алу планлаштырыла. Дуңгыз биналары – якты, читса, бар шартлар да тудырылган. Аларны караучы Илгиз Исламов, Гүзәл Сәлимова намуслы хезмәт сала. Әзер продукция белән район, Нефтекама шәһәре базарын тәэмин итәләр. Узган елда 24 т ит житештергәннәр, бу – хужалык өчен яхшы күрсәткеч. Барлыгы 4 млн. 400 мең сумлык продукция сатканнар.
Малларга катнаш азыкны үз тегермәннәрендә тарлаталр. Шулай ук “Фермер – 2” тегермәнендә беренче һәм югары сортлы он житештерелеп, халыкка сатыла. Әлеге вакытта – 8, сезонлы эш вакытында 16 кеше хезмәт сала. А.Рамазанов Этәй авылындагы ташландык хәлдәге райпо магазиныналып, реконструкция үткәргән. Биредә пекарня, магазин ачу күзаллана. Бинаның түбәләре – профнастилга, ишекләре – тимергә, тәрәзәләре еврога алыштырылган.
Алберт Флүт улы авыл тормышы белән дә кызыксынып, теләпәнне төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Чүп түгү өчен тәгаенләнгән урынның юлы, урамнар һәрвакыт кардан чистартылып тора. Иң мөһиме, 2015 елда сугышта корбан булганнарның һәм аннан исән кайтканнарның исемнәрен мәңгелләштерү максатында, Теләпән авылында обелиск ачуга күп көч салган. Шулай ук өлкәннәр көнендә пенсионерларга – 10, Жиңү бәйрәмендә сугыш ветераннарына 10ар кг он таратыла. А.Рамазановны авылда балачагадан алып, өлкәненә кадәр хөрмәт итә. Ул тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән – башкалар өчен үрнәк. Аның кебек уңган житәкче булганда табыннарыбыз, һичшиксез, сыйлы булачак.