30.09.2017 Этәй авылында урам бәйрәме

Этәй авылында Урам бәйрәме үтте. Өлкәннәрне котлап, аларга сый-табын әзерләп, шулай ук Рафит абый белән Рахия апаның күркәм 50 ел бергә яшәгән юбилейлары белән табрикләдек. Бәйрәмебез җыр – моңнар, биюләр белән, истәлеккә каларлык булып үтеп китте.