13.06.2018г. Сабантуй – 2018

Сабан туе, сабан туе бара.
Елга буе, матур аланда
Җиз кыңгырау таккан, атлар чаба
Ярсып-ярсып алар тагында.
Сабан туе, халык күңел ача.
Яше карты барда җыелган,
Борынгыдан калган гадәт бит ул
Тарихларда язып куелган.
Сабан туе гөрли, бил алышып,
Көч сынаша безнең батырлар.
Җиңү яулап, зур бүләкләр белән
Өйләренә алар кайтырлар.