01.09.2018е. Белем көне.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар,һәм әти – әниләр!!! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Бүген йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. 1 сентябрь – Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.Илебезнең киләчәге – безнең кулда.