Архив за день: 18.08.2014

Чәчәкләр бәйрәме

“Аек авыл – 2014”  конкурсында  катнашу  уңаеннан,  16 август көнне Теләпән авылы жирлегендә “Чәчәкләр бәйрәме” үтте. Бәйрәм чарасында авыл халкы  белән  беррәттән кунакка кайткан авылдашларныңда катнашуы сөенечле күренеш. Иң тәүдә комиссия әгьзалары чәчкә үстергән хужалыкларны карап чыктылар һәм конкурска йомгак ясалып, авыл советы хакимиятенең мактау кагәзьләренә лаек булдылар. Чәчкәләр бәйрәмендә балалар, яшьләр, олылар, соцкомплекста эшләгән хезмәткәрләр катнашты һәм жыр-биюләр белән бәйрәм бизәлеп барды: Абдуллина Рәсүлә, Тухватуллина Фаразинә, Сибатов Ришат, Сахаутдинова Гөлназ, Гарифуллин Ильдар, Тат.Мәнәүез авылыннан кунакка килгән Нурисламова Әнисә, шулай ук Иштирәк авылыннан Нәсимә Инсаповаларның жырлары, Хафизова Регина башкаруында башкорт кызлары биюе күңелләргә хуш килде, музыкаль яктан Карабаш авылыннан оста гармунчы Марданова Резеда чараны матур итеп бизәде. Чараның  икенче өлешендә агитаторлар Сибатова Альфира, Ахметьянова Гүзәллиә  һәм авыл старостасы Суфиянов Фәһимнәр, 14 сентябрьдә Республикада  үтәчәк Президент сайлаулары, регистрация үткән 4 кандидат турында сөйләделәр. Сайлауларда актив катнашырга, лаеклы кандидатны Республикабызның башлыгы итеп сайларга чакырдылар.