Архив за месяц: Сентябрь 2018

24.09.2018г. Субботники.

22 сентября с помощью односельчан, был организован субботник по подготовке пожарного депо к отопительному сезону.
Всем кто принял активное участие огромное Спасибо!!!

03.09.2018е. 1 сентябрь – Белем көне.

Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!

01.09.2018е. Белем көне.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар,һәм әти – әниләр!!! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Бүген йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. 1 сентябрь – Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.Илебезнең киләчәге – безнең кулда.