01.10.2018г. 29.09.2018 е. Этәй авылының зиратларын тазарту буенча өмә оештырылды.

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм мәрхум булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган булырга тиеш. 29 сентябрьдә Этәй авылы зиратында өмә үткарелде. Биредә тирә-юньне чистарту буенча эшләр башкарылды.Зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды. Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәсе килә!